11 июнь 2014 яңалыклары
-
Яраткан эш –– җан азыгы
Табиб-травматолог Рөстәм Кәбиров үзенең кырык елга якын гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган. Спас район хастаханәсендә эшли башлавына да утыз җиде ел тулган.
-
Зарарлы хезмәт шартларында
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан "Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында" Федераль закон үз көченә кереп, шуңа бәйле Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Алар нидән гыйбарәт соң? Хезмәт кодексының 92 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә, дип аңлатып үтә район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова, махсус бәяләү буенча хезмәт шартлары 3 һәм 4 дәрәҗә...
-
Пушкинны искә алдылар
Урта Йорткүл мәктәп лагерында ял итүче балалар "Пушкинны бергә укыйбыз" регионара акциясендә актив катнаштылар. Чара Россиядә билгеләнеп үтелүче Пушкин көненә багышланды. Бу көнне балалар гына түгел, авыл халкының күпчелеге дә бөек шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Авыл китапханәсенә йөрүчеләр Пушкин әкиятләре буенча викториналарда, кроссвордлар чишүдә катнаштылар. Балалар рәсем конкурсында катнашты, ә теләгән...
-
Беренче этапны уңышлы үттеләр
Иж-Борискино, беренче һәм икенче мәктәп укучылары Елизавета Абасева, Богдан Пименов һәм Анна Спирина "IT-чемпион" республика конкурсының беренче этабында "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүче булдылар. Аларга ноутбуклар тапшырылачак. Бу конкурс быел ике этапта үткәрелә. Укучылар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре электрон порталыннан файдалануда өлкәннәрнең активлыгы өчен баллар җыялар. Җиңүчеләр икенче этапта...
-
Караклар тик ятмый…
Узган атнада районда транспорт чараларыннан әйберләр урлауның өч очрагы теркәлгән. Йорт янында автомобилен бикләмичә калдырган шәһәр кешесенең автомагнитоласын салдырып киткәннәр. Никольск авылы кешесенең автомобиленнән стереоаппаратура белән аккумуляторын урлаганнар. Караклар Иж-Борискино авылы кешесенең ярдәмче хуҗалыгы территориясендәге тракторын "чишендергәннәр". Дөрес, урланган детальләрне полиция хезмәткәрләре тиз арада табып хуҗасына кайтарганнар.
-
Эчү яхшыга илтми
Шәһәрдә яшәүче ике кешене дәүләт автоинспекторлары автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктата. Транспорт чараларын шәһәрнең үзәк урамнарында документларны тикшерү өчен туктаталар. Руль артына утырган ир-атлар үзләрен шактый сәер тоталар. Алкотестер ярдәмендә тикшергәннән соң, аларның спиртлы эчемлекләр куллануына бер шик тә калмый. Автомобильләрне штраф стоянкасына алып китәләр, ә менә закон...
-
Рульне теләсә кемгә тапшырма
Көтмәгәндә килеп чыккан фаҗига нәтиҗәсендә Өчкүл авылы егетен хастаханәгә китерәләр. Юл-транспорт фаҗигасе шушы авылдагы балигъ булмаган кыз гаебе белән килеп чыга. Дөрес, руль артына ул машина хуҗасының рөхсәте белән утырган. Урамнар буйлап җилдергәннән соң, алар авыл пляжы ягына таба борылалар һәм комлы грунтка килеп кергәннән соң машина кинәт "тыңламый" башлый....
-
Газета укучылар игътибарына
Газетабызның киләсе саны чәршәмбе көнне, 19 июньдә чыга.
-
Сайлаучылар игътибарына
3нче бер мандатлы сайлау округы буенча Куралово авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидат булып үз-үзләрен күрсәткән һәм сайлау берләшмәләре тарафыннан күрсәтелгән кешеләр кандидат итеп теркәлү өчен документларны агымдагы елның 17 июненнән башлап, 7 июльнең 18 сәгатеннән соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
-
Яңа җитәкче
Җирле Совет карары нигезендә Красная Слобода авыл җирлеге башлыгы итеп Иван Битунов сайланды. Бу урынга сайланганчы Иван Викторович крестьян (фермер) хуҗалыгына җитәкчелек иткән. Элеккеге җирлек башлыгы Константин Захаров бу эштән үз теләге буенча азат ителгән.
-
Идел буенча круиз
Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсе әгъзалары Идел буйлап дүрт сәгатьлек сәяхәттә булып кайттылар. Мондый бүләкне балаларга "Наз" республика хәйрия фонды ясады. "Адмирал" теплоходы палубасында балаларны клоуннар каршылап, сәяхәт барышында күңел ачу программасын алып бардылар. Балалар өчен әкиятләр буенча викториналар, табышмаклар, конкурслар, төрле эстафеталар, уеннар оештырылды. Круиз ахырында һәрберсенә призлар...
-
Тәмәке тартучыларга җәза бирелде
Полиция участковыйлары һәм медицина хезмәткәрләре район хастаханәсе территориясендә "Антитабак" акциясе уздырдылар. Чара 2014 елның 1 июнендә "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында" Федераль законындагы үзгәрешләрнең үз көченә керүгә бәйле. Аның нигезендә җәмәгать урыннарында, шул исәптән хастаханә янындагы паркта да тәмәке тарту тыела. Акция барышында шәһәрдә...
-
ТР прокуроры кабул итте
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков 22 кешене кабул итте. Район халкын җир законнары һәм җир участокларына кадастр учетын ясауның дөреслеге, иске торактан күчерү, коммуналь хезмәтләрне күрсәтү тәртибе, урамнарны төзекләндерү, суд приставлары хезмәтенең суд карарларын башкару, тикшерү органнарының карарлары белән килешмәү кебек мәсьәләләр борчый. Күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе биш...
-
КФХ җитәкчесенә – диплом
Аграмактан крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Шабанов узган ел нәтиҗәләре буенча "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иң яхшы иминиятләштерүче" Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табылды. Ул "Кеше яллап эшләтүче шәхси эшмәкәрләр" номинациясендә билгеләп үтелде һәм РФ Пенсия фонды дипломы белән бүләкләнде. Конкурста катнашу өчен аның кандидатурасын юкка гына сайлап алмаганнар. Тәлгат Әнвәр...
-
Безнең көч – татулыкта һәм бердәмлектә
Иртәгә, 12 июньдә, күпмилләтле илебездә дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләнеп үтелә. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев спаслыларга мөрәҗәгать итте.